Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Георгий тасмасы" акциясендә катнашу

6 май көнне Яңа Чәчкап китапханәсе “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында катнашты. Бу акциянең төп максаты – яңа буын кешеләренә коточкыч сугыш вакыйгаларын онытмаска, андагы батырлар белән горурланырга өндәү.
Бу акция көннәрендә Россиянең миллионланган халкы бу лентаны үзләре теләп чын горурлык белән күкрәгенә тага һәм бөтен кешегә күрсәтеп хөрмәт белән анда катнашкан хәрбиләр алдында баш ия.