Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Көчле дә ул, ягымлы да Тукай теле!"

     26 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнедә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә җирле шагыйрәләребез Латыпова Разия апа белән Шәвәлиева Равия апаны өйләренә барып,  шигърият бәйрәме белән котладык. Китапханәче  Саттарова Фәридә белән мәдәният йорты җитәкчесе Җиһаншина Хөрия,  Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Ә Разия апа белән Равия апа үзләренең шигырьләре белән уртаклаштылар.