Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Һөнәрем- минем язмышым"

       13 апрель көнне китапханәдә “Һөнәрем-минем язмышым” дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. 11 сыйныфны тәмамлагач, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерегә? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Гомерлек һөнәрне сайлау, әлбәттә, җитди мәсьәлә. Һөнәр сайлаганда аерым һөнәр иясе өчен мөһим сыйфатларны, аны үзләштерү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне, шулай ук теге яки бу һөнәри эшчәнлеккә сәләт-мөмкинлекләрне дә ачыклау зарур. Шулай ук хезмәт базарының ихтыяҗын да искә алу мөһим. Мәгълүмат сәгатендә сүз шушы хакта барды.