Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Сәламәтлегең үз кулыңда!

7 апрель көнне  Яңа Чәчкап китапханәсендә яшүсмерләргә сәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү, актив танып –белү эшчәнлегенә җәлеп итү, үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый белергә өйрәтү максатыннан “Сәламәтлегең үз кулыңда!” дигән тематик кичә уздырылды. Сәламәтлек турында фикерләр тыңлаганнан соң яшүсмерләр ике командага бүленеп үзләренең көчләрен сынадылар: сәламәтлеккә кагылышлы мәкальләр, спорт төрләре , дөрес туклану буенча сорауларга җаваплар бирделәр.