Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Кошлар ярдәм көтә

   2 апрель  көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә “Кошлар ярдәм көтә” – экологик дәрес үткәрелде. “Кышлаучы кошларның язмышы” дигән әңгәмә барышында кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге аңлатылды. “Кошларны беләсезме?” дигән викторинада җиңүчегә һәм иң яхшы җимлек ясаучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җылы яктан кайтучы кошларга күбрәк оя ясаучыга бәйге игълан ителде.