"Тапкырларга- табышмак"
3 апрель көнне Кыр Тәүгелде авылында башлангыч мәктәп балалары белән “Балалар китабы атналыгы” кысаларында “Тапкырларга табышмак” кичәсе уздырылды. “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышканнан соң укучылар үзләре теләгән китапларын сайлап алдылар. Китапханәче балаларны китапны укыганда сак булырга- ертмаска, бөкләмәскә , буямаска икәнен тагын бер кат искәртеп узды. Укучылар Балалар китабы көне үзләренең яраткан әкият язучы Ганс Христиан Андерсен туган көнне үткәрелүен дә белделәр.