Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Балалар китабы-сихри бер дөнья

Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.  Балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү максатыннан китапханәдә әледән әле төрле чаралар үткәрелеп тора. Балалар китабы атналыгында мәдәният йорты белән берлектә  балалар бакчасында, мәктәптә “Балалар китабы-сихри бер дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтүләр оештырылды. Мәктәптә узган чарада китапханәче Саттарова Ф.Г. балаларга китапларның кайчан басыла башлавын, китапны укыганда тышлыгана гына түгел, авторына, матур иллюстрацияләр ясаучы рәссамының кем булуына, нәшриятына да игътибар итергә икәнен искәртеп узды.  Балалар шулай ук Халыкара  балалар китабы көненең ни өчен 2 апрель көнне узуы белән дә танышып киттеләр. Язгы каникулда укыган китаплары белән таныштырдылар. Соңыннан “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән викторина уздырылды. Викторинада “Шүрәле” һәм “Водяной” командалары татар, рус халык әкиятләре буенча көч сынаштылар.