Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Су - яшәү чыганагы"

     22 март - Бөтендөнья су көне . Шушы уңайдан Яңа Чәчкап  авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр белән " Су –яшәү чыганагы " дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханәче Саттарова Фәридә табигатьтәге сулыкларның әһәмияте белән таныштырып узды. Катнашучылар су , елга , чишмәләрне карау , саклау турында фикерләрен җиткезделәр. Кичә барышында яшүсмерләр арасында су темасына кагылган сораулар буенча “Могҗизалар кыры” үткәрелде.