Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Кояшлы ил"

25 март көнне Буа районы Яңа Чәчкап урта гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге "Кояшлы ил" IV республикакүләм фәнни -гамәли конференция булып узды. Бәйрәмдә язучылар һәм шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах; Казан дәүләт аграр университеты профессорлары Газимҗан Шәрәфетдинов, Гүзәлия Клычова; Татар-Информ агентлыгы журналисты Марат Мөбәрәкшин, Татарстан китап нәшриятыннан Руфинә Гарипова катнаштылар.

     Конференция биш юнәлештә эшләде: “Утырып уйлар уйладым” (Әхмәт Рәшит иҗаты буенча), “Шигъри тәлгәшләр”, “Пушкинның тууына 220 ел”, “Театр яктылыкка, нурга илтә” , “Шушы яктан, шушы туфрактан без”. Барлыгы 151 эш җибәрелгән иде. Буа , Апас, Чүпрәле , Тәтеш , Кама Тамагы районнарыннан 131 укучы чыгыш ясады.

Һәр укучы Татарстан Республикасы Язучылар Союзы һәм Казан дәүләт аграр университеты дипломнары белән бүләкләнде.

     Бу чарадан китапханә дә читтә калмады. Авылдашыбыз шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан), Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшитнең иҗаты буенча “Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде” дигән китап күргәзмәсе күзәтү ясалды. “Якташ язучыларыбыз иҗаты” дип исемләнгән өлешендә Буа районыннан чыккан шагыйрьләр, язучылар иҗаты урнаштырылды. Шулай ук “Татарстан китап нәшриятына 100 ел” дигән китап киштәсе дә урын алды.

    Укучылар белән әзерләнгән монтажда шагыйрьнең тормыш , иҗат юлы чагырылды. Шигырьләре, җырлары яңгырады.