"Каһарманлык символы"
27 гыйнварда “Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне” билгеләнә. Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Яңа Чәчкап китапханәсендә “Яшүсмер” берләшмәсенә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Саттарова Фәридә Ленинград блокадасы турында кыскача мәгълүмат биргәннән соң “Каһарманлык символы” дигән презентациягә һәм китап күргәзмәсенә күзәтү булды.