Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Россия Конституциясе турында ниләр беләсең?"

      Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Быел Россия Конституциясенең кабул ителүенә 25 ел тулды. Китапханәдә “Россия Конституциясе турында ниләр беләсең?” дигән викторина узды. Викторинада ике команда  төрле ситуацияләрдән  дөрес чыгу юлларын чиштеләр, дәүләт бәйрәмнәре турындагы мәгълүматны җиткезделәр, россия гражданнарының хокуклары , бурычлары белән таныштырдылар.