"Бердәм мәдәният дәресе"
Яңа Чәчкап урта мәктәбендә 19 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасы булып узды. Авыл китапханәсе мөдире Саттарова Ф.Г да бу чарада катнашты. Ул "Укучының мәдәни көндәлеге " дигән республикакүләм проектның максатлары ,әһәмияте турында сөйләде, мәдәни көндәлек белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты .Республикабызда, районыбызда булган мәдәни учаклар белән таныштырды. Ахырдан башлангыч сыйныф җитәкчеләре үз сыйныфларындагы укучыларның барысына да тантаналы рәвештә "Мәдәни көндәлек " ләр тапшырып, истәлеккә фотога төштеләр.Укучылар быелгысы елны тагын да активрак булып, төрле мәдәни урыннарга йөрергә, күбрәк китап укырга сүз бирделәр.