"18 май-Халыкара музейлар көне"
18 май Халыкара музейлар көне уңаеннан мәдәният йортында эшләп килүче “Туган як” почмагында урта сыйныф укучылары белән информацион сәгать уздырылды. Яңа Чәчкап урта мәктәбенең тарих укытучысы Хисамиева Гүзәл, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Айсылу укучыларга авылыбызның тарихын сөйләделәр, экспонатлар белән таныштырдылар.