"Габдулла Тукай әкиятләре"
27 апрель көнне китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында “Габдулла Тукай әкиятләре” дигән уен-дәрес үткәрделәр. Китапханәче Саттарова Фәридә балаларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырды. Аннан соң балалар “Әкиятләр дөньясында” , “Г. Тукай- балалар язучысы” дигән тукталышларда кунак булдылар, мәдәният йорты җитәкчесе белән бергә “Туган тел” җырын башкардылар.