"Тукай-шигъри чишмәбез!"
26 нчы апрель көнне Буа үзәк китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан "Тукай-шигъри чишмәбез" темасы астында үткәрелгән шигырь бәйрәмендә Яңа Чәчкап авылы китапханәсеннән дә укучылар катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Бикмуллина Люзия якташ шагыйрәбез Гөлшат Мөхтәрованың “Туган авылым”, 6 нчы сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Әдилә Әхмәт Рәшитнең “Илаһи моң булып” дигән шигырьләрен сөйләп уңышлы чыгыш ясадылар. Шул уңайдан, китапханәдә актив катнашкан укучылар белән бергә Черкен авылында урнашкан якташ , рәссам Бакый Урманченың музей- йортында булып кайттык.