"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!"
21 февраль Халыкара Туган тел көне уңаеннан китапханәдә туган тел атналыгы үткәрелде. “Халкымның күңел байлыгы!” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Мәктәп китапханәсе белән бергә башлангычлар арасында “Тапкырларга –табышмаклар” үтте. Балалар бакчасында “Әкияттә кунакта”дигән кичәдә “Кабартма” әкияте күрсәтелде.