“Мин тормышка гашыйк”
9 февраль көнне Габдула Тукай, Муса Җәлил премияләре иясе, Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллин тууына 80 ел тулу уңаеннан мәктәп белән берлектә әдәби сәгать уздырылды. “Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә һәм презентациягә күзәтү ясалды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырып узды. Юсупова Гүзәл, Бикмуллина Люзия , Шәрәфетдинов Линур “Телефонный мәхәббәт”, “Әйбәт тә минем әби”, “Ялкау ялы” дигән шаян шигырьләрне укып киттеләр.Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар тыңланды.