Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

“Жизненный и творческий путь Льва Толстого”

     26 январь көнне Яңа Чәчкап китапханәсендә Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы уңаеннан “Жизненный и творческий путь Льва Толстого” дигән әдәби сәгать уздырылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү булганнан соң китапханәче Саттарова Фәридә яшьләрне Лев Николаевич Толстойның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте. Ни өчен Татарстанда Толстой елы итеп билгеләп үтелүе турында фикер алышу узды. Презентациягә күзәтү булды.