“Әхлак тәрбиясе-күңел хәзинәсе!”
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Балаларга "алай ярамый", "болай эшләмә" дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Бу эштән китапханә дә читтә калмый. Балалар бакчасына барып төрле әкиятләр уку оештырабыз,уеннар өйрәтәбез. Ә 23 январь көнне балалар бакчасында “Әхлак тәрбиясе-күңел хәзинәсе!” дип исемләнгән әхлак дәресе уздырылды. Балаларга “Иң матур сүз” китабында басылган шигырьләр, хикәяләр , әкиятләр ярдәмендә үз-үзеңне тоту, олыларга, дусларыңа мөнәсәбәт турында сөйләшү булды.