“Җырладым илемне мактап, җырга бирдем бар көчем...”
13 январь көнне мәдәният йортында Иске Яңа елны каршылау кичәсе булды. Кунакка килгән Кыш бабай белән Кар кызы алдында, кичәдә катнашучылар, яшьлекләрен искә төшереп чыршы, яңа ел, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар.
Бу көн барыбыз да яратып тыңлый торган җырлар авторы шагыйрә, драматург Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 яшь тулган көн белән дә туры килде. Китапханә мөдире Саттарова Ф.Г. Г.Зәйнәшева иҗаты, тормыш юлы белән таныштырып узганнан соң, Зиганшина Хөрия башкаруында Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган "Яшь гомер", "Үз илемдә", "Ак параход", "Җырлыйм әнием турында" дигән җырлар яңгырады. Соңыннан кичә чәй өстәле артында дәвам итте.