Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Галәм-серле дөнья"

    Космонавтика көнен бәйрәм итү алдыннан «Галәм- серле дөнья” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче космосны үзләштерү тарихы һәм Беренче космик корабльләр төзү турында сөйләде. Мәктәп укучылары китапханәченең этләрнең космоска җибәрелгән беренче тереклек ияләре булуы, Белка  һәм Стрелка этләре очышының ничек үтүе һәм бу вакыйганың бөтен кешелек өчен нинди әһәмияте булуы турындагы хикәясен игътибар белән тыңладылар. Балалар йолдызлар киңлекләре буйлап виртуаль сәяхәт кылды, төрле планеталарда булды, Җир планетасы булган Кояш системасы белән танышты, беренче космонавт кем булуы һәм аның өчен ракетаны кем төзүе, космонавтларның нәрсә ашавы, «ачык космос»ның нәрсә булуы һ.б. турында белделәр. Соңыннан китап күргәзмәсенә күзәтү булды.