"Яшьләр наркотиксыз тормыш сайлый!"
11 январь көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбендә китапханә белән берлектә “Яшьләр наркотиксыз тормыш сайлый!” дигән исем астында наркоманиягә каршы профилактик сәгать уздырылды. Әңгәмәгә шулай ук фельдшер Ахметшина Динә дә чакырылган иде. Яңа Чәчкап авылы китапханәчесе Саттарова Ф.Г. тарихта наркотиклар турында кайчан телгә алынуы, нинди төрләре булуы турында искә төшереп узды. Фельдшер Ахметшина Д. наркотикларның нинди афәт китерүе турында сөйләп узды. Әңгәмәдә 9,10,11 сыйныф укучылары катнаштылар. Алардан тест рәвешендә наркоман булмас өчен яшүсмер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? әгәр тормышыгызда наркоман белән аралашырга туры килсә сез нишлисез? Наркоманиянең килеп чыгу сәбәпләре нәрсәдә?Анардан котылу юлын сез ничек күрәсез? Сезнеңчә наркомания чынлап та замана чиреме? Балалар белән шушы һәм башка сорауларга җаваплар табырга тырыштык. Соңыннан “Язмышың үз кулыңда” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү булды.