"Бабайларның тамырын барлап..."
24 октябрь көнне, Яңа Чәчкаплылар авылыбызның, ерак бабаларыбызның тарихын якыннанрак танышу теләге белән, Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында очрашуда булдылар.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев башта ааыл мәктәбе, аннан соң мәчет белән таныштырды. Очрашуның икенче өлеше мәдәният йортында узды. Анда Яңа Чәчкаплылар зур концерт куйды, ул төрле истәлекләр белән үрелеп барды.
Китапханәче Саттарова Фәридә авылдан чыккан шәхесләр белән, шул исәптән, шагыйрьләр белән таныштырып узды. Әхмәт Рәшитнең " Илаһи моң булып..." дип аталган циклдан өзек укыды. "Туган туфрак җылысы", " Яңа Чәчкап:Ата-баба нигезе", "Исемнәре белән искә алыйк", " Безнең тамырлар Яңа Чәчкаптан" китапларына күзәтү ясады. Очрашуның матур мизгеле булып саклансын өчен истәлеккә китап бүләк итте.