Рифат Сәләхнең "Ак фәрештә" китабын тәкъдим итү
9 декабрь көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә авылдашыбыз, шагыйрь Рифат Сәләх белән очрашу узды. Очрашуга язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, шагыйрь, журналист, галим Ленар Миңнемөһим улы Шәех тә кайткан иде.
Кичәнең сәбәбе- Рифатның күптән түгел чыккан “Ак фәрештә” китабын тәкъдир итү. Татар теле , әдәбияты укытучылары Рәхимова Фәридә, Хисамиева Гүзәл шагыйрьнең иҗатына яхшы бәя биреп, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Укучы балалар балалар өчен язылган “Цунами”, “Гөлләр белән Лилия”, “Туң” шигырьләрен, туган ягына багышланган “Мәктәбем”, “Туган як”, “Туган авылым” шигырьләрен сөйләп киттеләр.