Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Мин- Россия гражданины"

12 декабрь көнне Яңа Чәчкап  китапханәсе мәктәп укучылары өчен “Мин – Россия гражданины” дигән класс сәгате үткәрде. Укучылар “гражданин” сүзенең килеп чыгышы, Россия Конституциясенең тарихы, Конституциядә һәм “Балалар хокуклары Конвенция” сендәге бурычлары һәм хокуклары белән таныштырылды. Дәүләт символлары турында мәгълүмәт бирелде. Туган ил турында иң күп мәкальләр белүче укучыларга призлар тапшырылды.