Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше"

13 сентябрь көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасында  авыл китапханәчесе Саттарова Фәридә катнашты.

 4 сыйныф укытучысы Ибатуллина С.  һәм авыл китапханәчесе Саттарова Ф.Г. көндәлеккә аңлатма бирделәр. Дәрескә әзерләнгән “Татарстаныбыз буйлап мәдәни сәяхәт”, “Китап-белем чишмәсе” темалары астында әңгәмә уздырылды.