15 май -Халыкара гаилә көне
15 май- Халыкара гаилә көне уңаеннан, китапханә, мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак" түгәрәгендә йөрүчеләр белән берлектә мәктәптә балалар белән очрашу үткәрдек. Остабикә Каюмова Гөлшат апа татар гаиләләренең йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырып үтте. Тату , нык гаиләне ничек саклау серләрен аңлатты. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, догалар укып күрсәттеләр. Актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.