Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Якташ язучылар иҗаты"

14 июнь көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә балалар өчен "Якташ язучылар иҗаты" дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Китапханәче үзебезнең районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр белән таныштырып узды. Авылдашларыбыз Әхмәт Рәшит, Рифат Сәләх иҗаты белән тирәнрәк танышу өчен балаларга өйдә әзерләнеп килергә дә кушылган иде. Хәйретдинова Азалия, Бәширова Алинә Әхмәт Рәшитнең "Әби белән Нәби" , Рифат Сәләхнең "Цунами " шигырьләрен өйрәнеп килеп сөйләүләре дә ,балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың шигырьләре дә аеруча ошады.