"Балаларны яклау көне"
2 июнь көнне китапханә мәдәният йорты белән берлектә "Без бәхетле балачак иленнән " дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче Саттарова Фәридә балаларны бу бәйрәм кайчаннан бирле үткәрелүе турында таныштырып үтте, бәйрәм белән котлады. Шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштырды. Соңыннан велосипед ярышлары уздырылды.