"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе
27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Бу истәлекле датага багышлап, “Блокада икмәге” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе үтә. Бу уңайдан Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” дигән мәгълүмат кичәсе узды. Чарада катнашучыларга дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар, икмәкне нәрсәдән пешергәннәре, көнлек норманы күрсәткән мәгълүматлар бирелде. Китап күргәзмәсенә күзәтү булды.