Уен -викторина "Әдәби геройлар ришвәткә каршы!"
9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Кечкенәдән кеше гадел, тәртипле, тәрбияле, үз иленең законнарын үтәүче булырга тиеш. Бу – үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре.
Ничек һәрвакыт гадел булырга, законнарны бозмаска һәм коррупция колына әверелмәскә соң? Халыкта мондый мәкаль бар: «Гадел яшәсәң, ил сөяр»,«Гаделгә җәза юк». Китапханәгә килүче балалар белән “Доктор Айболит”, “Гуси-лебеди”, “Гөлчәчәк”, “Үги кыз”, “Өч килен” “Приключения Буратино” дигән рус, татар халык әкиятләре, мәсәлләр ярдәмендә төрле ситуацияләрне тикшереп бу сорауларга җавап табырга тырыштык. “Әдәби геройлар ришвәткә каршы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырдык. Мәдәният йортында урнашкан “Коррупциягә юк!” стенды турында фикер алыштык.