Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Кыш Бабайга хат язабыз!"

Яңа ел җитергә дә санаулы көннәр генә калып бара. Балачакта Яңа елда ниндидер могҗиза булганны көтәбез. Алдан ук  өйләрне , чыршыны бизәп Яңа елны каршы алырга әзерләнәбез. 4 декабрь көнне Кыш бабайга хат язу көне буларак билгеләп үтелә. Кыш бабайның Великий Устюгта булган өенә барып җитеп, Яңа ел таңында балаларның теләкләре үтәлүгә мөмкинлек булсын өчен хатны декбрь башында ук язып салырга кирәк. Бу көнне без дә , Яңа Чәчкап авылы китапханәсенә йөрүче балалар белән Кыш бабайга хат яздык. Балаларның самими хыяллары, матур теләкләре тормышка ашсын! Яңа ел илгә тынычлык, иминлек алып килсә иде!