Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!"

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китапханәдә мәдәният йорты белән берлектә “Тормыш яме-Әнкәй,хатын-кыз!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә авылыбызның ак әбиләре җыелды. Кичә барышында мөнәҗәтләр, бәетләр яңгырады. Хезмәт , тыл ветеран хатын-кызлар сугыш чоры,  үсмер чагындагы авыр кул хезмәте турында искә төшереп утырдылар.Хатын кызларның ул чорларда ирләр белән бертигез эшләүләре турында сокланып, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә чәй өстәле артында барды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны җыр-моңга күмделәр.