Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

“ Кояшлы ил”

Яңа Чәчкап гомуми белем бирү мәктәбендә “Кояшлы ил” II республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең максаты : якташыбыз, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Гаяз Исхакый исемендәге премия иясе Әхмәт Рәшитнең иҗатын киңрәк өйрәнү һәм пропагандалау, яшь буында туган халкына, милләтеңә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү һәм үстерү, сәләтле балаларны ачыклау, иҗади эшләренә бәя бирү. Бу конференциядән китапханә дә читтә калмады. Әхмәт Рәшит иҗаты буенча “Бөтен язмышы- шигырьләрендә” дигән китап күргәзмәсе ясалды. “Шушы яктан-шушы туфрактан без” дип исемләнгән өлешендә Буа районыннан чыккан шагыйрьләр, язучылар иҗаты урнаштырылды.

    Укучылар белән әзерләнгән монтажда шагыйрьнең тормыш , иҗат юлы чагырылды. Шигырьләре, җырлары яңгырады.