“Тылсымлы дөньяда” Балалар китабы атналыгы.
2 апрельдән 8 апрельгә кадәр “ Тылсымлы дөньяда” дигән балалар китабы атналыгы булды. Беренче көн “Әкият бездә кунакта” дигән исем белән башланып китте. Бу көнне мәктәптә башлангыч сыйныфлар көче белән әзерләнгән “Түгәрәк икмәк” дигән курчак спектакле күрсәтелде. Икенче көн балаларны тапкырлыкта сынап “Тапкырларга табышмак” дигән табышмаклар кичәсе узды. Балалар атналыгы кысасында якташыбыз, балалар шагыйре Йолдыз Шәрәповага 55 яшь тулу уңаеннан “Ике җаваплы табышмак” дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды. Шулай ук “Балалар китабы-сихри бер дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү булды, халык авыз иҗаты белән дә танышып киттеләр.