Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Китапханә-белем йорты"

24 май көнне Яңа Чәчкап авылы китапханәсендә “Китапханә -белем йорты” дигән исем астында башлангыч сыйныфлар өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Китапханәче Саттарова Фәридә балаларны китапханәнең тарихы, китап фонды белән таныштырып узды. Шулай ук китап белән файдалану, аларны саклап тоту турында аңлатты. Китапханәдә балалар өчен яздырып алынган гәҗит-журналлар белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Балаларның үзләре укыган китаплары буенча фикерләре тыңланды, өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан мәдәният йортында эшләп килүче  “Туган як” почмагы белән таныштылар.