Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Цифрлы технологияләр мәдәният тормышында

2022 ел- Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңеннан Яңа Чәчкап китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә “Цифрлы технологияләр мәдәният тормышында” дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Чарада балалар аудио китап, бердәм китап укучы билеты, ПРО- Культура, НЭБ сайтлары, Пушкинская карта һәм башка электрон форматта башкарыла торган эшләр турында танышып уздылар. Мәгариф өлкәсендә цифралаштыру мисалларын китереп үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Ахырдан яшь уйлап табучылар турында презентация күрсәтелде.