"Без Тукайлы халык мәңгегә"
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Тукайның юбилейларын үткәрү, тормыш юлын өйрәнү, Тукайны искә алу бәйрәме — бер татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның культура, әдәбият бәйрәменә, Ватаныбызның бөек улына халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде. Бу көнне мәктәпләрдә, китапханәләрдә төрле чаралар үтә. Яңа Чәчкап авылы китапханәсендә “Без Тукайлы халык” дигән интеллектуаль уен, мәктәптә Габдулла Тукайны искә алу бәйрәме үтте. Балалар Тукайның “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре һ.б. шигырьләре буенча әзерләнгән сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм кичәләре татар халкының гимнына әйләнгән “И туган тел” җыры белән тәмамланды.