Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Тылсымлы дөньяда"

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Балалар өчен язылган китаплар ярдәмендә баланың әйләнә-тирәгә кызыксынуы арта, укырга өйрәнә, үз-үзеңне тоту, дуслар белән аралашуга ярдәм итә. Кечкенә китап укучыларны әдәбиятка тарту, әйләнә- тирә мохиткә кызыксынуны арттыру максатыннан Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Китапханәдә бу уңайдан “Тылсымлы дөньяда” дип имемләнгән Балалар китабы көне уздырылды. Бу чарада балалар берсеннән берсе матур китаплар, аларның авторлары белән таныштылар, шигырьләр укыдылар.