"Әбиемнең серле сандыгы"
2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы итеп игълан ителде. Бу елның максаты Русиядә этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыклар һәм этник берләшмәләрнең үзенчәлеген, шулай ук матди булмаган мирасны (моңа әкиятләр, йолалар, сәнгать кәсебе, җырлар, биюләр керә) саклау һәм танытудан гыйбарәт.
13 апрельдә китапханәдә “Әбиемнең серле сандыгы” дигән әдәби –музыкаль кичә узды. Кичәдә татар халкының киемнәре, чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар белән таныштыру булды, киленнәрнең бирнәгә нәрсә әзерләүләре турында сөйләнде.