Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Кояшлы ил"

Яңа Чәчкап урта мәктәбендә авылдашыбыз Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” VI республикакүләм фәнни- гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция 4 юнәлеш буенча узды:

-         Әхмәт Рәшит – күпкырлы шәхес (Әхмәт Рәшит истәлегенә);

-         Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләре (шигырьләрне яттан сөйләү)

-         Халык мәдәнияты, фольклористика һәм этнография, Россия авыллары тарихы һәм мәдәнияте, диалектология, топонимика һәм ономастика;

-         ТР һәм РФ халыкларының тарихын, мәдәни мирасын өйрәнүдә музейларның роле.

Һәр юнәлеш зур әзерлек сорый, шуңа күрә балалар бик тырыштылар.  Бу чарадан китапханә дә читтә калмады. Балаларга фәнни эзләнү вакытында материаллар табуда, шигырьләр әзерләүдә булыштык, Әхмәт Рәшиткә багышланган “Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде” , “Балалар китабы- сихри бер дөнья”, “Бүген бездә куната” дигән китап күргәзмәләре ясалды.