Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Кошлар- безнең дусларыбыз!

     Китапханәдә узган «Кошлар –безнең дусларыбыз!» дигән экологик сәгать 1 апрель -Халыкара кошлар көненә багышланды. Очрашуда балалар кошларның файдасы, аның  кеше тормышында  нинди роль уйнаганын белделәр һәм «Кош дуслары кагыйдәләре» белән таныштылар. Чара дәвамында кошларга багышланган уен-викторина уздырылды. Балалар, кошларның исемнәрен кулланып,  кошлар турындагы табышмаклар һәм әйтемнәргә җавап бирделәр. Кроссворд чиштеләр. Кошларга ярдәм йөзеннән җимлекләр, сыерчык оялары ясау турында да сөйләштек.