"Китап дөньясына сәяхәт"
2022 ел балалар язучылары, шагыйрьләр Рафис Корбан, Разил Вәлиев, Нәкыйп Каштанның туган көннәре белән башланып китте. Бу уңайдан Яңа Чәчкап китапханәсендә “Китап дөньясына сәяхәт” дигән әдәби сәгать уздырылды. Балалар юбилярларның шигырьләрен, хикәяләрен укыдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Нәкыйп Каштанның кызыклы табышмакларына җаваплар бирделәр.