Яңа ел фантазияләре
Яңа ел җиткәнне балалар да, олылар да ниндидер могҗиза көткәндәй көтеп алабыз. Алдан ук өйне, хуш ис чыгарып торган чыршыны бизәп, Яңа елны каршыларга әзерләнәбез. Ә инде үз кулың белән ясаган әйберләр белән бизәп куйсаң тагын да кызыграк та , матуррак та була. Китапханәгә йөрүче балалар белән тәрәзәгә һәм өйгә элеп куярга берсеннән берсе матур кар бөртекләре ясар өчен “Яңа ел фантазияләре” дигән мастер-класс үткәрдек. Алар ясаган кар бөртекләре китапханәне дә, өйләрен бизәргә дә җитәрлек булды.