"Мөнәҗәтләр- рухи байлыгыбыз!"
Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март- чәчәкле яз бәйрәме җитте. Без, сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда. Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда икәнен беләбез.Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Бәйрәмнең барысыда тәнгә җиңеллек , рәхәтлек , җанга ял алып килә. Көтеп алган бәйрәмебезне без авылыбызның ак әбиләрен чакырып “Мөнәҗәтләр-рухи байлыгыбыз!” дигән мөнәҗәтләр кичәсе үткәрдек. Кичәне мөнәҗәтләр әйтеп, коръән укып чәй өстәле артында уздырдык.