Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"Мирасы халык күңелендә"

   Атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында (иске стиль белән 28 февральдә) элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа. Галимҗан Ибраһимовның  әсәрләрен татар халкы менә бер гасырдан бирле инде бик яратып укый. Аның үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнгән «Зәки шәкертнең, мәдрәсәдән куылуы» (1907), «Гыйшык корбаннары» (1908), «Татар хатыны ниләр күрми» (беренче варианты, 1909), исемле хикәяләре һәм «Борынгы ислам мәдәнияте» (1908—1909) дигән тарихи хезмәте бик күпләрнең өстәл китабы булып тора.  “Мирасы халык күңелендә” дип аталган китап күргәзмәсендә,  алда әйтелгән һәм башка әсәрләрен туплаган томлык китаплары, алдагы елларда чыккан китаплары урын алды.