"Кешелек үсеше"
Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китереп булмый дисәк бер дә арттыру булмас. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзерләр. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Әмма яшьләрнең җанлы сәнгать, матур әдәбият, музей һәм күргәзмәләр, театрлардан елдан-ел читләшүе беркадәр борчу тудыра. Соңгы вакытта интернет челтәренең үсешенә коммуникация системаларының үсеше дә тәэсир ясый. Кәрәзле телефоннар аша интернетка тоташу, Wi-Fi технологиясе аша интернетка тоташуны яшьләр бик тә үз итә. Алар шул рәвешле дуслары белән аралаша һәм күп кенә яңалыкларны On-line режимында белешә ала. 16 март көнне узган “Кешелек үсеше” дип аталган мәгълүмат сәгатендә балалар белән интернетның бүгенге көндә никадәр алга китүен , файдалы һәм тискәре якларын карап киттек. Ахырдан республикабызның горурлыгы булган Иннополис шәһәре турында видеоролик карадык.