Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Күктә ничә йолдыз бар?

 14 декабрь көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь , язучы , күп кенә җырлар авторы Нур Әхмәдиевнең тууына 75 ел тула. Ул — төрле жанрда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын әдәби китап бастырып чыгарган иң актив язучыларның берсе. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары («Күктә ничә йолдыз бар?», «Аксак төлке», «Атларым, колыннарым» Һ.6.), соңгы елларда «Аргамак» журналында дөнья күргән «Гречанкам минем» повесте, «Кайту» исемле киноповесте, «Казан утлары»нда басылган «Амбирак, яки Кара каен кыйссасы» укучылар тарафыннан яратып кабул ителделәр. Китапханәдә “Күктә ничә йолдыз бар?” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Укучылар белән китапларга күзәтү  ясадык. Балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләрен укыдык.