Конституция- Россиянең төп законы
12 декабрьдә Россиядә Конституция көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан яшьләр белән “Конституция –Россиянең төп законы” дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды. Яшьләр Конституциядә язылган хокуклар һәм бурычларны искә төшерделәр, аларның үтәлүе турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.