4 февраль 2017
2002 елның 4 февраль вакыйгасы "Канлы дүшәмбе" булып һәрберебезнең йөрәгендә уелып калды.Бу көнне Буа район эчке эшләр бүлегенең 7 хезмәткәре Ульяновск хәрби частеннан качып киткән кораллы дезиртирлар кулыннан геройларча һәлак булдылар. Алар арасында безнең якташыбыз, Әхмәт авылы егете милиция капитаны Загертдинов Гамил Гали улы да бар иде. Бу вакыйгага 15 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Батырлыкка һәрвакыт урын бар" дип исемләнгән батырлык дәресе уздырылды. Яшьләргә шул исемдәге китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 2013 елда чыккан "Герои нашего времени" китабы буенча вакыйганы күз алдыннан уздырдык."Байрак" гәҗитенә таянып балалары, гаиләләре турында мәгълүматка күзәтү булды.